Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче урын мәләкәслеләрдә 

Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетында «Путь к успеху» россиякүләм конкурсының регионара этабы узды. Анда Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе һәм башка район мәктәпләре белән бергә Тукай районыннан да 11 мәктәп укучылары – барысы 88 бала катнашты. 

Квест-уен форматында узган әлеге хәрби-тарихи ярышларда автоматны сүтеп-җыю, физик яктан һәм тарихи фактларны белүдә көч сынашып, районыбыз укучылары үзләрен иң-иңнәре итеп күрсәтте. Нәтиҗәдә, Мәләкәс авылы мәктәбе беренче урынны, Мусабай-Завод мәктәбе – икенче, Яңа поселогы мәктәбе өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде.   
/ Фото Мәләкәс мәктәбеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев