Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирү - мөһим

Билгеле булганча, быел сентябрь аенда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. Шуңа бәйле “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партисе бүген бөтен ил күләмендә праймериз, ягъни кандидатлар өчен алдан тавыш бирү уздыра.

Тукай районы бермандатлы ике округка – Зәй һәм Боровецкий округларына  карый.  Боровецкий округына Әҗмәкәй, Калмаш, Күзкәй, Боерган, Калмия, Кече Шилнә авыллары җирлекләре керә. Зәй округында калган 17се.

Зәй округыннан кандидатлар өчәү – Тукай районы башлыгы Фаил Камаев,  Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, “РИТЭК“ компаниясе генераль директоры урынбасары Николай Нефедов. Боровецкое округыннан икәү – “Эссен Продакшн“акционерлык җәмгыяте генераль директоры,  ТР Дәүләт Советының даими булмаган нигездә эшләүче депутаты Леонид Барышев һәм ТР  урман хуҗалыгы министры, “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партиясе әгъзасы Равиль Кузюров. Бердәм сайлау округы буенча 102 кандидат теркәлгән.

Тукай районда 7 исәпләү участогы эшли. Калмаш авылында урнашкан 16.060.01 участок Боровецкий округына караган. Аңа Калмаш, Әҗмәкәй, Кече Шилнә җирлекләренә караган  12 авыл керә.

Людмила Рулева, Кече Шилнә мәктәбе укытучысы:

 - Мин “КАМАЗ-Мастер“ командасы җитәкчесе Владимир Чагин өчен тааыш бирдем. Безнең республиканы дөньякүләм таныткан бу кеше сайлаучыларын да кайгыртыр. Укытучыларга игътибар артсын иде. Соңгы елларда аларга эш күп. Укыту-тәрбия эшләреннән тыш кәгазь эшләре дә байтак. Миңа калса, бу эшләр тиешенчә бәяләнми. Хезмәт хакларын арттырырга кирәк.

Фаил Камаев, Тукай районы башлыгы:

- Бүген иртән-иртүк кырларны карап чыктым да, хатыным белән тавыш бирегә килдек. “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партиясе илнең сәяси көче ул. Мондый алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә  аның ТР Дәүләт Советы сайлауларына җитди каравын раслый. Тукай районында 40 меңнән артык кеше яши. Аларның ихтыяҗларын канәгатләндерү өчен мин үзем дә лаеклы депутатларга таянырга телим. Без тукайлыларның икътисади, социаль мәсьәләләрен хәл итү өстендә даими эшлибез. Предприятиеләрне, хуҗалыкларны күтәрү, яңаларын булдыру буенча максатчан программаларыбыз бар. Киләчәктә үзебез сайлаган депутатлар белән берлектә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешербез. Мин бүген алдан тавыш бирүдә катнашкан тукайлыларга рәхмәтемне белдерәм. Мондый активлык безнең сәяси яктан өлгергәнлегебез турында сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев