Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт
Барыбыз да балаларыбызны өзелеп яратабыз. Алар безгә бик кадерле hәм кирәк. Ләкин балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга бар җитдилеге белән карап бетерәбезме соң? Автомобильдә йөргәндә, тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, кайвакыт төзәтә алмаслык хаталар ясыйбыз: сабыйларның хәвефсезлек каешын эләктерергә онытабыз, аларны алгы утыргычка утыртабыз.
-
Иртәгә – «Тоннель» рейды
Район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары 14 февральдә, пәнҗешәмбе көнне, иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар.
-
Штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз
Бүгенге көнгә 140 тукайлының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 10 мең сум һәм аннан күбрәк штрафы җыелган. 2018 елда КоАПның 20.25 маддәсе буенча җавапка тартылучылар, ягъни штрафын вакытында түләмәүчеләр саны 302гә җиткән булган.
-
Йөк машинасы тепловозга бәрелде
14 гыйнвар көнне көндезге сәгать 3 тулганда Никошновка – Биклән перегонының өченче киломерында «КАМАЗ» машинасы тимер юл кичүендәге светофорның кызыл утына игътибар итмичә, хәрәкәтен дәвам итә һәм йөк төягән тепловозга бәрелә.
-
Пенсионер хатын-кызлар тизлек арттыра
5 гыйнвар көнне көндезге сәгать 2 тулганда Мәскәү – Уфа трассасының 1068нче километрында РЕНО ЛОГАН автомобиле руле артына утырган пенсионер хатын-кыз, һава шартларын исәпкә алып тормыйча, машинасының тизлеген арттыра һәм каршыга килүче ФОЛЬКСВАГЕН ПОЛО белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә.
-
Ашыгу һәлакәткә илткән
23 декабрь көнне көндезге икеләр тирәсендә М7 юлында ике автомобиль бәрелеште.
-
Гаепле булсаң – штраф түлисең
Безгә килгән хатларда күтәрелгән сорауларның иң күңелгә тия торганнары – түләү срогы үткән банк кредитлары һәм ЮХИДИ җибәргән штраф квитанцияләре. Халыкта шундый фикер таралган: әйтик, кредит түләүләрен соңартырга ярамый, ә менә штрафларны соңрак түләргә дә була. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү бик мөһим. Бүгенге көндә районда яшәүче 367 кешенең штрафлары түләнмәгән.
-
Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артты
Районда юл хәрәкәте иминлеге буенча утырыш узды. Көн тәртибендә җиде мәсьәлә каралды. Россия Эчке Эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев шуларның бишесе буенча чыгыш ясады.
-
Машина йөртү тәҗрибәләре юк, шулай да тизлекне арттырудан курыкмаганнар
Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә район территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең барысында да тәҗрибәләре булмаган яшь йөртүчеләр гаепле.
-
Тизлек режимын сакламау бер гаепсез пассажирларның сәламәтлегенә зыян китерде
19 ноябрь көнне кичке сәгать 4 тулгач тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
-
Машина җәяүлене бәрдерде
17 ноябрь көнне кичке сәгать алтыда Круглое Поле – Бәтке юлында Лада-211440 машинасы җәяүлене бәрдерде. 53 яшьлек Зәй кешесе фаҗига урынында ук һәлак булды.
-
Юл һәлакәтләрендә үлгәннәрне иска алалар
Менә ун елдан артык инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы текъдимебелән юл һәләкәте корбаннарын искә алу көне буларак бипгеләп утелә. Акция 15 нче ноябрьдан 21нче ноябрьга кадәр дәвам итәчәк, аның максаты – юллардагы улем очракларын киметү. Бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача З мең кеше улә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Ел буена үлүчеләр саны 1.3 миллионга һәм җәрәхәтләнеп, инвалид булып калучылар саны 50 миллионга жыела.
-
Чираттагы «Тоннель» – Сарман юлында
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 13 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Яр Чаллы – Сарман трассасының 2нче километрына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Беренче карның «файдасы»
28 октябрьдә яуган беренче кар район юлларында да күпләгән вак һәлакәтләр килеп чыгуга сәбәп булды. Аларның икесендә машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның сәламәтлекләренә зыян килде, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
-
Юл һәлакәтендә тукайлы зыян күрә
20 октябрь көнне көндезге сәгать икедә М7 Мәскәү-Уфа автомобиль трассасында юл-транспорт һәлакәте була.