Якты юл
  • Рус Тат
  • Йөк машинасы дөрес борылмаган

    Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында КАМАЗ машинасы борылышка барганда вакытында кырый сул рәткә чыкмый һәм полосадан полосага күчкәндә кагыйдә бозмыйча хәрәкәт итүче ВАЗ 21102 автомобиле белән бәрелешә.

    Һәлакәттә йөк машинасының 34 яшьлек йөртүчесе имгәнүләр алмый, җиңел автомобиль руле артына утырган 58 яшьлек ир-ат төрле тән җәрәхәтләре ала. 

    Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: