13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Аеклык бәйрәме
Алкогольгә бәйлелекне бетерү максатын күздә тотып, һәр елны Россиядә 11 сентябрь көнне «Аеклык бәйрәме» үткәрәләр. Бу матур традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була.
-
Йөк машинасы дөрес борылмаган
Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында КАМАЗ машинасы борылышка барганда вакытында кырый сул рәткә чыкмый һәм полосадан полосага күчкәндә кагыйдә бозмыйча хәрәкәт итүче ВАЗ 21102 автомобиле белән бәрелешә.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Яңа Бүләктә – зур бәйрәм
14 сентябрь көнне, шимбә көнне, районда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле фестиваль оештырыла. Чара җырчының туган авылы Яңа Бүләктә үтәчәк. Анда Казаннан һәм республика районнарыннан күпсанлы кунаклар килүе көтелә.
-
Көзге ярминкәләр башлана
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре башлана. Ул өч майданда эшләячәк – «Төзүчеләр» стадионында (Габдулла Тукай Яр буе урамы), «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспектында ипподром территориясендә.
-
Бәткедә – «яшел утрау»
Бәтке авылында яшәүчеләрнең үз ял паркы булачак. Әлеге проект «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча тормышка ашырыла. Төзелеш эшләренә 22,5 миллион сум акча бүленгән.
-
Тәне пешкән бала дәваханәдә вафат булган
Яр Чаллы больницасына Минзәләдән бер яшьлек сабыйны китерәләр. Аның тәне һәм аяклары пешкән була. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
-
Финиш сызыгына чыктык
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 37,6 мең гектардан 150 мең тонна ашлык җыелган. Бу планның 87 проценты.
-
Бабайлар әйткән : “Куркаклык баганага мендерә, Кыюлык йолдызларга мендерә”,- дигәннәр
Һава торышы.