Якты юл
  • Рус Тат
  • Тәне пешкән бала дәваханәдә вафат булган

    Яр Чаллы больницасына Минзәләдән бер яшьлек сабыйны китерәләр. Аның тәне һәм аяклары пешкән була. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

    Тикшерүдә ачыкланганча, ана улын юындырганда ванна бүлмәсеннән чыгып тора. Башлангыч мәгълүматлар буенча, әнисе чыгып киткәч, бала кранны ачып, өстенә кайнар су агыза. Кызганычка, табиблар баланы үлемнән коткарып кала алмыйлар. 
    Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: