Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Финиш сызыгына чыктык

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 37,6 мең гектардан 150 мең тонна ашлык җыелган. Бу планның 87 проценты.

Бер гектардан уртача уңыш 39,9 центнер тәшкил итә. Аграрийлар алдында соңгы 5,8 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алу бурычы тора. Бүген игенчеләр язгы бодай басуларында эшли. Чиратта – рапс культурасы. «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Бүген агрофирма хезмәтчәннәре 787 гектардан 38,1 мең тонна татлы тамыразык җыеп алуга иреште. Уңдырышлык – гектарыннан 485 центнер. Аерым хуҗалыкларда хезмәтчәннәр бәрәңге, аш чөгендере алу белән мәшгуль. Чиратта – кишер һәм кәбестә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев