җәмгыять

ЖКХ квитанцияләрен «Дәүләт хезмәтләре» аша алырга мөмкин булачак

2027 елның 1 сентябреннән россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да алырга мөмкин булачак. Теләгән кеше кәгазь форматтагы квитанцияләрдән файдалануын дәвам итә ала.

Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон хәбәр итте. Аның сүзләренчә, электрон квитанцияләр ГИС ЖКХ системасыннан турыдан-туры кулланучының шәхси кабинетына җибәреләчәк һәм кәгазь документ белән бер үк юридик көчкә ия булачак.

Порталга урнаштырылган түләү кәгазе икенче көнне алынган дип исәпләнәчәк. Кулланучы аны смартфоннан яки компьютердан ачып, исәпләүләрне тикшерә, документны күчереп ала яки кәгазьгә бастырып чыгара алачак.

Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелми. Тарифлар, ташламалар һәм түләү суммалары элеккеге кагыйдәләр буенча билгеләнәчәк. Хезмәтләр өчен банк кушымталары, кассалар, банкоматлар яки идарәче оешмалар аша түләү мөмкинлеге дә саклана.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунты булмаган кешеләр өчен кәгазь квитанцияләр элеккечә киләчәк. Электрон документларны кулланырга теләмәгән гражданнар да тиешле гариза биреп, кәгазь форматны сайлый алачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев