Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткедә – «яшел утрау»

Бәтке авылында яшәүчеләрнең үз ял паркы булачак. Әлеге проект «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча тормышка ашырыла. Төзелеш эшләренә 22,5 миллион сум акча бүленгән.

Әлеге парк авыл халкының теләк-тәкъдимнәрен искә алып төзелә башлады. Февраль аенда проектның концепциясе турында фикер алышу узды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның архитекторлар командасы халык хөкеменә булачак проектның эскиз вариантын тәкъдим итте. Паркны тагын да уңайлырак һәм ямьлерәк итү турында сөйләштеләр. Очрашу барышында авыл халкы үз теләкләрен җиткерде.
Әлеге чарадан соң ярты елга якын вакыт үтте. Июнь аенда исә паркны төзү эшләре башланды. Бүген авылның мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта зур төзелеш эшләре җәелгән. Хәзер паркны күз алдына китерергә була.
– Парк өчен җир чикләнгән иде. Шуңа күрә безнең алда кечкенә генә җир участогында авыл халкы өчен уңайлы, кызыксындыргыч булган парк төзү максаты торды. Наталья Фишманның архитекторлар командасы белән очрашу үзен аклады. Паркның соңгы проектын ясаганда алар авыл халкының барлык гозерләренә, теләкләренә колак салды. Парк – универсаль. Ул тематик урыннарга, җиһазларга бай булачак. Биредә яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре күңеленә хуш килерлек һәр нәрсә үз урынын табачак. Бер айдан күптән көтелгән парк ачылыр дип көтелә, – дип белдерде Бәтке авылы җирлеге башлыгы Максим Ионычев.
Парк үзе берничә зонага бүленгән. Уртадан сукмак уза. Бу балалар, спорт, ял итү һәм тамаша кылу зоналары. Яшел зонада гамаклар, таганнар, өстәл-
эскәмияләр булдыру каралган. Балалар өчен зонада кече архитектура формалары урнашачак. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл өчен аерым урын каралган. Паркның тагын бер өлеше – ылыслы агачлардан кечкенә генә аллея.
Проектны эшләр алдыннан авыл халкы тренировка ясау җайланмалары барлык яшь категорияләренә дә шөгыльләнергә мөмкин булуын теләде. Җирлек башлыгы сүзләренчә, бу гозер үтәлгән. Велосипед белән йөрү юлы да авыл халкы теләге буенча эшләнгән – ул боҗра формасында. Массакүләм тамашалар зонасында сәхнә өстендә түбә булу да мөһим иде авыл халкына. Сәхнә чыннан да ябулы була. Тамашачылар уңайлыгы өчен сәхнә алдында эскәмияләр дә урнаштырылачак. Яшь әниләр исә балалар мәйданчыгының койма белән әйләндереп алынуын сораган иде. Парк машиналар йөри торган юл янәшәсендә урнашканга күрә, куркынычсызлык чараларын исәпкә алу кирәк, диделәр алар. Нәтиҗәдә зур булмаган куаклардан тере киртә ясалачак. Киләчәктә машиналар юлын ябу планы бар. Парк «Р-Агро» хуҗалыгының ашханәсе янәшәсендә урнашкан. Очрашуда хуҗалык җитәкчесен ашханәгә илтүче юл ябылу куркынычы борчыды. Бу сорау да чишелеш тапкан. Ашханәгә барыр өчен тагын өстәмә юллар ачылган.
Паркның исеме дә билгеле. Авыл халкының күпчелек тавышы белән аңа «Яшел утрау» дип исем биргәннәр.
Күп функцияле парклар – иҗтимагый паркның чагыштырмача яңа төре. Әлеге комплекслы мәдәният үзәге кешенең сәламәт ялына, аның төрле яклап физик һәм рухи үсешенә ярдәм итүче табигать мохитендә мәдәни-агарту чараларын үткәрүне үз эченә ала. Мондый парк һичшиксез авылның үзәгенә һәм халыкны тартып тору урынына әвереләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X