Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге ярминкәләр башлана

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре башлана. Ул өч майданда эшләячәк – «Төзүчеләр» стадионында (Габдулла Тукай Яр буе урамы), «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспектында ипподром территориясендә.

Көзге ярминкә 28 декабрьгә кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе оештырылачак. Шәһәр халкы кулай бәяләрдән ит, сөт, сыр, май, яшелчәләр, бал, ярмалар һәм башка төрле продукция сатып ала ала. Ярминкәдә үз продукцияләрен агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев