Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аеклык бәйрәме

Алкогольгә бәйлелекне бетерү максатын күздә тотып, һәр елны Россиядә 11 сентябрь көнне «Аеклык бәйрәме» үткәрәләр. Бу матур традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. 

Әлеге дата уңаеннан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсе әгъзалары «Татарстан» совхозы поселогы үзәгендә «Аек яшә!» дигән мәгълүмати акция үткәрделәр. Оештыручылар поселок халкына шундый бәйрәм барлыгын белдерделәр. Акция кысаларында «Аек гаилә – балалар өчен бәхет», «Мин аек яшәү рәвешен сайлыйм», «Аек гаилә – аек Россия», «Ата-ананың аек булуы – баланың сәламәтлеге» кебек буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
Яшьләрне аек тормыш рәвешенә тарту, алкогольдән саклау халык арасында негатив күренешләрне юкка чыгаруда төп бурыч. Чөнки алкоголизм социаль ятимлекнең, авыруларның күп булуының, үлемнәрнең беренче сәбәбе. Аны җиңәргә кирәк! Акциядә катнашучылар нәкъ менә шул фикерне алга сөрделәр, халыкны сәламәт яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр. Акциядә барысы 125 кеше катнашты. Алар мондый чараларның тагын да үткәрелүен теләде. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Кнәз мәдәният йорты директоры. 

Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев