Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Көзге каникул» профилактик операциясе старт ала
Киләсе атнадан мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәте «Көзге каникул» профилактик операциясе башлануы хакында хәбәр итә.
-
Районда «Автобус» операциясе бара
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре районда «Автобус» операциясе кысаларында профилактик чаралар уздыра.
-
Карарларны электрон почтага да алырга була
Юл йөрү кагыйдәсен бозуның фото– һәм видеокүзәтү җайланмалары аша теркәлгән очраклары буенча административ хокук бозу турындагы карарларның күчермәләрен электрон почтага да алырга була. Моның өчен транспорт чарасы хуҗасына, махсус үрнәктәге гариза язып, район ЮХИДИ бүлегенә җибәрергә кирәк. Анда гаризада күрсәтелгән документларның күчермәләре дә теркәлергә тиеш.
-
Чираттагы рейд – Бәтке юлында
Дүшәмбе көнне, 8 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Бәтке – Круглое Поле поселогы юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Куркынычсызлык атнасы бара
Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан бу көннәрдә район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара.
-
Һәлакәт урынын ташлап китсәң, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең
Юл-транспорт һәлакәтләре шаһиты булсагыз, авария урынын ташлап киткән машина йөртүчеләргә юлыксагыз, бу турыда район Эчке эшләр бүлегенә 71-44-81, 37-96-60 телефоннары аша шалтыратып әйтегез, дип тукайлыларга мөрәҗәгать итә район автоинспекциясе. Кызганычка каршы, җаваплылыктан качу ниятеннән еш кына машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан кача. Бу гадәттә җәяүлеләрне бәрдерү очракларында еш күзәтелә. Ләкин алай гына җаваплылыктан котылып булмый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшләве һәм ваемсыз булмаган гражданнарның булышуы андыйларны табарга ярдәм итә.
-
Велосипедчыны бәрдергән
Бәтке авылында Лада-Гранта автомобиле велосипедчыны бәрдерде. Һәлакәт тәүлекнең караңгы вакытында – кичке сәгать 9 тулганда килеп чыга.
-
Чираттагы «Тоннель» – Казиле юлында
17 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары Татарстан поселогы – Казиле юлына чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
ЮХИДИ инспекторлары ата-аналар белән очраша
Август ахырында һәм сентябрь башында районда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик чара үтте. Акция яңа уку елы башланган көннәрдә балаларның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, юлда йөрү кагыйдәләрен, күнекмәләрен искә төшерү максатыннан уздырылды.
-
Мотоцикл гына димәгез...
Ике тәгәрмәчле транспортның популярлыгы көннән-көн арта. Шуның белән бәйле рәвештә юлларда мотоцикллар, мопедлар, скутерлар катнашындагы аварияләр дә күбәя.
-
Унбиш яшьлек яшүсмер исерек килеш руль артына утырган
Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне җәзалау чараларының катгыйлана баруына карамастан, район эчке эшләр бүлеге мондый фактларны әледән-әле ачыклап тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хәбәр иткәнчә, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны арта.
-
Игътибар – балалар!
Балаларның юлда травмалар алуын кисәтү һәм юл куркынычсызлыгы күнекмәләрен яңарту максатыннан республикада, шул исәптән безнең районда да, 20 августтан башлап «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы бара. Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Ата-ананың ваемсызлыгы бала үлеменә китерде
Август аенда гына район территориясендә балалар катнашында ике коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Өлкәннәрнең ваемсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләренә игътибарсыз булулары аркасында 7 һәм 8 яшьлек ике бала җитди тән җәрәхәтләре алды, 6 яше дә туларга өлгермәгән бер сабыйның гомере өзелде.
-
Автомобиль сатып алырга килгән кыргызстанлы юл һәлакәтендә вафат булган
4 август көнне Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының дүртенче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә 39 яшьлек ир-атның гомере өзелде, ике автомобильнең дә йөртүчеләре һәм пассажирлары, шул исәптән балигъ булмаган ике бала авыр тән җәрәхәтләре алды.
-
Авыл эчендә дә куркынычсызлык каешын такмыйча ярамый
27 июньдә, чәршәмбе көнне, район ЮХИДИ инспекторлары Олы Шилнә авылына «Тоннель» дип аталган чираттагы рейдка чыгачаклар.