Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бурычлыларны юлда «аулыйлар»

Районның суд приставлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә «Юл приставы» аппараты ярдәмендә рейдлар уздыра. Алар штраф, салым, кредит буенча бурычлыларны тоталар. Шундый рейдның берсендә безнең хәбәрчебез дә катнашты.

Район финанс-бюджет палатасы мәгълүматларына караганда, җир, милек һәм транспорт салымнары буенча иң күп бурычлылар Кече Шилнә җирлегендә яши. Биредә бурычлар 6 миллион сумнан артып киткән. Алга таба исемлекне Әҗмәкәй һәм Кнәз җирлекләре дәвам итә – икесендә дә вакытында түләнмәгән салым бурычлары 3әр миллион сумнан артык.
Район буенча, җир салымы буенча гына 11 миллион сумлык бурыч җыелган. Бу төр салым тулысынча җирле бюджетны тулыландыруга тотыла. Димәк, тукайлылар бурыч түләмичә, узләрен төзек юллар һәм якты урамнардан мәхрүм итәләр.
Районда бурыч түләмәүчеләр белән комплекслы эш алып барыла. Әйтик, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә суд приставлары йортлар буенча йөри. Икенче ысул – бурычлыны хакимияткә махсус комиссиягә чакыртып сөйләшү. Тагын бер ысул – аларны юлларда тоткарлау.
«Юл приставы» аппарат-программа комплексы бурычлылар белән эшләүдә чагыштырмача яңа алым. Аның принцибы шундый –юлдан хәрәкәт итүче барлык машиналарның номерларын «укып» бара. Бурычлылар базасында машина номеры чыкса – инспекторлар аны туктата.
Машина йөртү таныклыгы нигезендә, урында ук , бурычлыларның бердәм базасы буенча әлеге кешенең барлык бурычлары ачыклана. Иң яхшы очракта, бурычлыга суд приставларына чакыру тапшыралар яки бурычын урында ук түләтәләр. Бурычлары күп булган очракта, машина йөртүченең милке кулга алына яки машинасына арест салына.
Кече Шилнә поселогына илтүче юлда дистәләгән машина тикшерелде. Беренче булып, Калмия авылынан бер ир-атны туктаттылар . Суд приставлары аңа 13 карарны башкару эше кузгатылганын ачыклады. ЮХИДИ штрафлары буенча – 11 мең сум, салым буенча – 4 мең сум. Ир-ат мондый «ау»дан бик дулкынланды, аклана башлады. Янәсе, моның кадәр бурычлары барлыгын белмәгән. Ә хәзер ул урында ук машинасыннан колак кагарга мөмкин. Бәхеткә каршы, аңа чакыру кәгазе генә тапшырдылар.
Алга таба Олы Шилнәдән хатын-кыз «эләкте». Әлеге ханымның салым буенча 800 сум бурычы һәм 400 сум штрафы барлыгы билгеле булды. Ул да башта кире какты, тик соңыннан килеште.
Ә менә Калмашта яшәүче ир-атның 300 мең сумга якын бурычы җыелган. Ул да шактый каушап калды. «Минем түләнмәгән бернинди бурычларым да юк», – дип кабатлады. Аңа урында автомобильсез калу яный иде. Моны көтмәгән ир-ат эш урынына, туганнарына шалтырата башлады. Әмма аңа да закон бозучы булуын танырга туры килде.
Белгечләр мондый аппаратны куллану – чарасызлыктан, ди. Ләкин, төрле күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, түләүләрне вакытында башкарырга чакыра.
Салым кодексы буенча салым түләү законнарын бозучы физик затларга карата җаваплылык та бик җитди. Әйтик, акча әйләнешенә яки милкенә арест салыну, аерым очракларда административ яки җинаять эше кузгатылу мөмкин.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, мондый рейдлар алга таба да махсус график нигезендә дәвам итәчәк.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев