Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл йөрү кагыйдәләрен hәркем белергә тиеш

3-6 сентябрь көннәрендә яшь инспекторларның «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган 25нче республика конкурсы бара. Әлеге бәйгедә шәһәр һәм районнардан 228 бала катнаша. Безнең район данын дүрт яшь инспектор яклый.

Конкурс «2014-2020 елларга ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү» программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, РТ буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, «Тормыш иминлеге фәнни үзәге», «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» hәм башка ведомстволар белән берлектә үткәрелә. Максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә өйрәтү, балаларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыру, балаларның юлда һәм транспортта имгәнүләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү эшен камилләштерү hәм балаларны яшь инспекторлар отрядларына җәлеп итү.
Югары дәрәҗәгә ия булган әлеге конкурста hәркем катнаша алмый. Ә бары тик районкүләм бәйгедә җиңү яулаган 9-11 яшьлек балалар гына кертелә. Бездән конкурска Мәләкәс мәктәбенең «Светофор» яшь инспекторлары кертелде. Команда составында Полина Еремеева, Диана Данилова, Андрей Казанцев һәм Владислав Михайлов. 
– Республикакүләм бәйгедә беренче тапкыр катнашабыз. Балалар юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен бәян иттеләр, беренче ярдәм күрсәттеләр, махсус киртәләр белән җиһазландырылган мәйданчыкта велосипед йөрттеләр, тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәрен сынадылар, шулай ук иҗади конкурста катнаштылар. Балаларның кәефләре күтәренке. Дус һәм тату. Барыбыз да яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез, – ди җитәкчеләре Венера Еремеева.
Бәйге барышында 2018-2019 уку елы барышында отрядларның эшчәнлеге турында презентацияләр дә тәкъдим ителде. Конкурска нәтиҗәләр ясау hәм аны ябу тантанасы бүген, 6 сентябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә уза. 
– Республикада яшь инспекторларның якынча 1400 отряды бар. Аларда 18 меңләп бала исәпләнә. Бу хәрәкәт балаларда һәм яшүсмерләрдә юл куркынычсызлыгын тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә дә без яшь инспекторлар хәрәкәтен үстерү өстендә эш алып барачакбыз, – ди ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Ленар Габдурахманов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X