Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклчы комада

Узган атнада оператив хезмәткәрләр көчле тәэсирле агулы матдәләр, дөресрәге, лицензиясез метил спирты белән сату итүче оешкан төркемне тоткарлаганнар. Сату агымдагы елның март аеннан августына кадәр «Татнефть АЗС» җитештерү базасы территориясендә барган. Биредән 27965 литр спирт алынган. 

Урлау буенча дүрт җинаять эше кузгатылган. Икесе – банк карталарыннан акча урлау. Беренчесе – еш кабатлана торган схема. Җинаятьче белдерүләр сайтыннан товар сатып алам дип, сатып алучының картасыннан акчаларын алган. Һәрвакыттагыча, карта номерын алданучы үзе әйтеп яздырган. Яр Чаллыда яшәүче 23 яшьлек ир-ат исә башта Бордыда яшәүченең картасын урлаган, аннары шул карта белән ломбардтан кәрәзле телефон алган. Иске Җирекледә берәү кибеткә кереп бушлай гына ашамлыклар алып чыккан. Шушы авылда яшәүче ир-ат башта хатынына, аннары балигъ булмаган улына үтерү белән янаган. Аңа карата да җинаять эше кузгатылган. Ә кечешилнәле исә авылдашына урамда тән җәрәхәтләре ясаган. «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә берәү исерек килеш, аягында басып тора алмыйча, 3 яшьлек баланың өстенә ауган һәм аңа зыян салган. Бу да җинаять эше кузгатуга китергән. Яр Чаллы – Водозабор юлында исә юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренә 500 сум ришвәт биреп котылмакчы булган.
Бу атнада юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең иң күбе куркынычсызлык каешын такмау (85) булган.
Дүшәмбе, 26 августта, ЮХИДИ хезмәткәрләре Биклән авылында мотоцикл белән бәйле юл һәлакәтен теркиләр. Хонда мотоциклына утырган 23 яшьлек егет, тизлек режимын сакламыйча, идарә итүне югалтып, юл өстендә әйләнә. Егетнең йөртү таныклыгы булмаган. Аның баш сөяге сына. Бүген егет беренче дәрәҗә комада. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев