Якты юл
  • Рус Тат
  • Сарман юлында тагын һәлакәт

    8 сентябрьдә көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасының җиденче километрында «Лада-Гранта» автомобиле белән «БМВ» машинасы бәрелешә.

    Беренче автомобиль каршы юнәлештәге полосага чыга, бәрелешү шуннан барлыкка килә. Нәтиҗәдә «БМВ» юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәдә ике машинага шактый зыян килә. Йөртүчеләр – «Лада-Гранта» руле артындагы 35 яшьлек ир-ат һәм «БМВ» машинасындагы 48 яшьлек ир-ат, шулай ук «БМВ»ның 37 яшьлек пассажир хатын-кызы күпләгән имгәнүләр алып БСМПга җибәрелә, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

    Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: