Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар – балалар!

Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән, имгәнүләр алудан саклау максатыннан яңа уку елы башланган чорда, 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр, районда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.

Республикада елның 7 аенда балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 338 бала тән җәрәхәтләре алган, 11 бала үлгән. Районда исә шундый 10 һәлакәт булган, аларда 14 бала имгәнүләр алган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында бәхетсезлек очраклары аеруча күп теркәлә, чөнки балалар каникуллар вакытында юл куркынычсызлыгы күнекмәләрен оныталар. 
Профилактик чара вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар белән эшләячәкләр, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус креслоларда йөртүенә игътибар бирәчәкләр, мәгариф учреждениеләренә керү юлларының куркынычсызлыгы тикшереләчәк һәм башка шундый чаралар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев