23 август 2019 яңалыклары
-
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.
-
Тәҗрибәсе аз булса да, югары тизлектә барган
20 августта төнге сәгать 11 тулгач Яр Чаллы – Түбән Кама – Бәтке юлында билгесез машина йөртүче 38 яшьлек ир-атны бәрдерә.
-
«Р-Агро» басуларында
Урып-җыю эшләре район басуларында тулы куәтенә дәвам итә. Хуҗалыкларның ындыр табакларында басудан кайткан икмәкне киптереп, чистартып торалар. Ашлыкны кышкы саклауга урнаштыру белән беррәттән, басулардан төргәкләргә уралган саламны алып кайтып, ферма территорияләренә өеп куялар. Җирне туңга сөрү эшләре дә оешкан төстә бара. Шулай ук эшкәртелгән мәйданнарда уҗым культуралары чәчелә.
-
Әти-әниләрнең берсе риза булмаса, балага чит илгә чыгу тыела
Россия Эчке эшләр министрлыгының 11.02.2019 ел, №62 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданына Россия Федерациясеннән чыгу өчен ризалык турында гаризаларны бирү, карау һәм исәпкә алуның яңа тәртибе расланды.
-
Тукай муниципаль районы Советының XXXIV утырышы үтә
Көн тәртибендә:
-
Елның иң баллы вакыйгасы
«Якты юл» газетасы коллективының чираттагы проекты тормышка ашты. Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Баллы бәйрәм» үтте. Бал кортларының кешелекне яшәтүдәге әһәмиятен һәм затлы ризык – балны зурлау, аның уникальлеген халыкка аңлату, умартачы һөнәренә карата хөрмәт уяту, бу саваплы һөнәр ияләренә ихтирамыбызны күрсәтү максаты белән уздырылган мондый бәйрәм Тукай районында беренче тапкыр узды.
-
Амбардагысы ашлык
Ындыр табагында кызу эш өсте. Биредә көзге муллык – ашлык көшелләре күзгә күренеп арта.
-
Вакантлы урын бар
2019 елның 24 августында Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе район башкарма комитеты муниципаль хезмәтенә – милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вакантлы вазифасына конкурс игълан итә.
-
Сабурскаяга сорауларыгыз бармы?
27 августта Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурская ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.
-
Игътибар – балалар!
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән, имгәнүләр алудан саклау максатыннан яңа уку елы башланган чорда, 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр, районда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.
-
Бабайлар әйткән : “Ялгыз таш — кала булмас”,- дигәннәр
Һава торышы.