Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәҗрибәсе аз булса да, югары тизлектә барган

20 августта төнге сәгать 11 тулгач Яр Чаллы – Түбән Кама – Бәтке юлында билгесез машина йөртүче 38 яшьлек ир-атны бәрдерә.

Минзәлә районында яшәүче әлеге җәяүле дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән, киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган, шуның өстенә машина юлыннан барган. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача, ә баш җәрәхәтләре алган, аягы сынган җәяүле Түбән Каманың ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. 
21 августта Яр Чаллы – Түбән Кама трассасында тагын бер һәлакәт теркәлә. Чит ил машинасына утырган 29 яшьлек хатын-кыз тизлеген тиешледән арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә. Түбән Камада яшәүче әлеге хатын-кыз күпләгән имгәнүләр ала. Йөртүченең стажы өч кенә ел булган, шулай да тизлек режимын сакламаган. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев