Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Амбардагысы ашлык

Ындыр табагында кызу эш өсте. Биредә көзге муллык – ашлык көшелләре күзгә күренеп арта. 

«Ярыш» хуҗалыгында урып-җыюга ел саен җентекләп әзерләнәләр. Әлеге мөһим кампания башланганчы, амбардагы складларны тәртипкә китергәннәр, төзекләндергәннәр, дезинфекцияләгәннәр һәм агартканнар. Аннары бөтен җирне ялт итеп себереп куйганнар.
«Иген басуы – ындыр табагы» конвейерында өзеклекләр булмасын өчен эш иртә таңнан кичке караңгыга кадәр өч сменада оештырылган. Беренче сменада эшләүчеләр ындыр табагына иртәнге сәгать 6да килә, икенче сменадагылар эш көнен көндезге 12дә башлый. Өченче смена хезмәтчәннәре өчен эш кичке 10да гына тәмамлана.
Беренче сменада тәҗрибәле хезмәтчәннәр белән бергә мәктәп укучылары эшли. Әйтергә кирәк, «Ярыш» хуҗалыгына ел да мәктәп укучылары үз теләкләре белән эшкә урнаша. «Эше дә кызыклы, хезмәт хакы да яхшы», – диләр укучылар.
Бүген Илвир Вәлиев, Илгиз Идиятуллин, Данил Исмәгыйлев, Азат Гәрәев, Диана Нуруллина, Динара Нурмөхәммәтова, Ленар Муллануров һәм Азат Нәбиев кайткан ашлыкны беренчел чистарту машинасына салу белән мәшгуль. Машина туктаган арада территорияне дә тәртипкә китерәләр – себереп, чүпләрдән арындыралар.
Азат Нәбиев һәм Ленар Муллануров хуҗалыкта беренче ел гына эшләми. Егетләр узган ел да җәй буена саллы гына акча туплаганнар.
– Хезмәтебез авыр дип әйтә алмас идек. 6 сәгать сизелми үтеп китә. Узган ай өчен хезмәт хакын 9 мең сум тирәсе алдык. Үзебез теләгән әйберне сатып алу өчен менә дигән булды, – диләр егетләр.
Укучыларның эшен склад мөдире Илгизә Нуруллина контрольдә тота һәм яшьләргә ипле киңәшләрен бирә. Ул ашлыкны тиешле кондициягә җиткереп эшкәртүне оештыручы, саклауга куючы. Быел 35нче урагын үткәрә ул.
Ындыр табагына кайткан ашлык беренчел чистарту уза. Аннары КЗС агрегатына озатыла. Анда ул яхшылап чистартыла, киптерелә. «Бүген, билгеле, киптерү агрегаты өзлексез эшли. Икмәкнең дымлылыгы югары. Механиклар Мансур Хәсәншин, Фирдәвес Бәйрәмов, Нәкыйп Вәлиев, Таһир Шакиров техниканы карап торалар, өзеклекләр булганы юк», – ди җитәкче Рәсим Шәйхаттаров.
Бүген хуҗалык амбарына барлыгы 30 мең тонна ашлык кайтарылган. Шуның 11 мең тоннасы чистартылып һәм киптерелеп кышкы саклауга амбарларга урнаштырылган.
«Ярыш»та ел да хезмәт ветераннары, пенсионерлар, бюджет тармагы хезмәтчәннәре кайткан ашлыкны үз вакытында, сыйфатлы итеп эшкәртүдә һәм амбарларга урнаштыруда зур булышлык күрсәтәләр. Мөһим чорда авылда һәркем – олысы-кечесе элек-электән үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша.
Ашлык төягән машиналар бер-бер артлы кайта тора. Басуда кайсы комбайнчының һәм шоферның күпме эшләгәненә төгәл хисап алып баралар. Аннары Илгизә Нуруллина кырдан кайтканын эшкәртү мәйданына, чистартылганын амбарларга озатып тора.
Комбайнчылар да бүген көнне-төнгә ялгап эшлиләр. «Уракка да соң төштек, вакыт ашыктыра. Арыш, көзге бодайны чәчәр чак та җитте, һәр минут кадерле. Ярый әле техника сынатмый, кешеләребез дә, хәлнең киеренкелеген яхшы аңлап, бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр. Комбайнчыларга рәхмәт, шоферларыбыз бер минут тик тормыйлар. Шулай булмаганда, эш бармас иде», – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.
Басу һәм ындыр табагында эш әнә шулай җепкә тезелгәндәй бара. Бүген басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү һәм урнаштыру иң мөһим бурыч итеп куела. Шуны аңлап, аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып эшлиләр «Ярыш»та.
Кызу урак өстендәгеләрне хуҗалык ашханәсендә кайнар аш белән каршы алалар. Биредә 7 елдан артык пешекче булып Рәмилә Әхмәтвәлиева эшли. Бүгенге көндә ул барлык хуҗалыкка бердәнбер пешекче. Шуңа Рәмилә ханым инде иртәнге 4тә эш урынында. «Авыр хезмәттәгеләрне тәмле ашлар белән генә сыйлыйсы килә», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев