Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Әти-әниләрнең берсе риза булмаса, балага чит илгә чыгу тыела

Россия Эчке эшләр министрлыгының 11.02.2019 ел, №62 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданына Россия Федерациясеннән чыгу өчен ризалык турында гаризаларны бирү, карау һәм исәпкә алуның яңа тәртибе расланды.

Россия Федерациясеннән читкә чыгуына риза булмавы турында гариза баланың әти-әнисе яки балигъ булмаган баланың үзе тарафыннан яшәү урыны буенча миграция бүлекчәсенә шәхсән тапшырыла. Мөрәҗәгать итүче чит илдә яшәгән очракта гариза дипломатик вәкиллеккә яки Россия Федерациясенең консуллык учреждениесенә тапшырылырга мөмкин.
Гариза теркәлү вакытыннан алып 5 эш көне эчендә карала. Баланың чит илгә чыгу мөмкинлегенә карата бәхәсләр суд тәртибендә хәл ителә. Балигъ булмаган гражданның чит илгә чыгуын рөхсәт итүче суд карары булмаса, вакытлыча чикләү турындагы мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик саклау хезмәтенә җибәрелә.

М.ХӘЙРУЛЛИН, 
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев