Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина алган һәм... бәрелгән

Яр Чаллы – Сарман трассасында 27 август көнне булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде. Сарман ягына таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21120 автомобиле, тизлеген тиешледән арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм Лада Веста машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗә аяныч: беренче автомобильнең йөртүчесе – Казахстанда яшәгән 33 яшьлек ир-ат алынган җәрәхәтләреннән шул көнне үк БСМПда җан бирә, Лада Вестаның өч пассажиры нык кына имгәнә, аларның да берсе – өлкән яшьтәге хатын-кыз – берничә көннән больницада үлә. 
ВАЗ-21120 автомобиле пассажирының әйтүенчә, алар иптәше белән белән бу машинаны шул көнне генә Чаллыдан сатып алган булганнар. Күрәчәгенә, йөртүче фаҗига буласы көнне куркынычсызлык каешын да эләктермичә барган. 
Икенче һәлакәт 1 сентябрь көнне көндезге сәгать 1 тулгач Яр Чаллы –Боерган – Кырныш юлында теркәлә. Йөк автомобиле борылыш вакытында төп юлдан килүче җиңел машинага юл бирми һәм аның өстенә менә. Җиңел машинаның 43 яшьлек йөртүчесе бик күп имгәнүләр ала. Ул БСМПга җибәрелә.
Шул ук көнне сәгать 3 тулгач Яр Чаллы – Белоус юлында һәлакәт килеп чыга. Ситроен машинасында хәрәкәт итүче пенсионер ир-ат төп юлдан килүче Хонда Цивик автомобиленә юл бирми. Пенсионерның иң өсте тая һәм кабыргасы сына. Аңа урында медицина ярдәме күрсәтелә, больницага барудан баш тарта.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев