Балаларны саклыйлар
Бу көннәрдә район ЮХИДИ инспекторлары балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау буенча республика күләмендә үткәрелә торган махсус профилактик чарада катнашалар.
Аның кысаларында мәктәпләргә профилактик рейдлар, балалар белән «Атлап баручы автобус» дип аталган җәяүле экскурсияләре оештырыла, мәгариф учреждениеләрендә юл йөрү куркынычсызлыгы темасына конкурс-викториналар үткәрелә, яктылык кайтаргыч элементлар куллану турында әңгәмәләр уздырыла, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус креслоларда алып барулары тикшерелә. Профилактик чара 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев