Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклый 

5 сентябрь көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр Чаллы – Борды юлының 1нче километрына чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Юл хәрәкәте иминлеге сакчылары чара барышында куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклаячаклар. 

Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәлакәтләрне кисәтү максатыннан район ЮХИДИ бүлеге, республикакүләм акциягә кушылып, 1 сентябрьдән «Куркынычсызлык каешы» дигән профилактик чарасын игълан итте. 
Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган транспорт чарасында барганда йөртүче дә, пассажирлар да аларны тагарга тиеш. 
Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшерүләренә караганда, куркынычсызлык каешы тагу машина йөртүчене һәм алгы утыргычта баручы пассажирны 50 процентка, арткы утыргычта баручы пассажирны 25 процентка үлемнән һәм имгәнүләр алудан саклый. Машина әйләнгәндә исән калу мөмкинлеген 5 мәртәбә арттыра. 
Юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозу очрагы – нәкъ менә куркынычсызлык каешын такмау, дип белдерәләр район ЮХИДИ хезмәткәрләре. Моңа бик җитди карарга кирәк, чөнки юл шаярганны һәм ваемсызлыкны яратмый, дип кисәтәләр алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев