Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек өзеклексез контрольдә

Федераль әһәмияткә ия булган «Мәскәү – Уфа«, «Казан – Оренбург« һәм «Казан – Ульяновск« автомобиль юлларында барлык транспорт чараларының билгеле хәрәкәт итү тизлеген өзеклексез контрольдә тоту системасы файдалануга тапшырылды.

Автомат режимга көйләнгән 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрга сузылган 290 юл участогын даими контрольдә тота. Махсус датчиклар бер-берсе белән бәйләнгән һәм кинәт арткан тизлекне дә, датчиклар арасындагы уртача тизлекне дә тиз арада билгеләп, бөтен маршрут буенча дәвамлы һәм өзеклексез контроль зоналарын тәэмин итеп торалар.
Яшерен-батырын түгел, күп кенә машина йөртүчеләр фотога һәм видеога төшерүче комлексларны ачыклау максатында, «радар-детектор«лар, шулай ук фото һәм видеога төшерү комплексы турында мәгълүматы булган карталар, мобиль кушымталардан файдаланалар. Гадәттә, машина йөртүче, контроль чиген узып китү өчен, әлеге жайланмаларны куллана, аннан соң, кабаттан тизлеген арттыра. Ә менә хәрәкәт итү тизлеген өзеклексез контрольдә тоту системасы мондый «шома«ларны бик тиз ачыклый. Иң мөһиме, прибор урнаштырылган урында гына түгел, ә фото һәм видеога төшерү комплекслары арасындагы бөтен юл участогында. 
Агымдагы елда барлык транспорт чараларының билгеле хәрәкәт итү тизлеген өзеклексез контрольдә тоту системасын Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт, Сорочьи Горы – Шәле автомобиль юлларында да урнштыру планга кертелгән.
ТР ЭЭМның ЮХИДИ өлкәсендә административ хокук бозуларны автомат теркәү үзәге.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X