Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Кышкы каникуллар»

25 декабрьдән район территориясендә «Кышкы каникуллар» дигән киң масштаблы чара игълан ителә.

Ул балаларны яллар вакытында юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатын күздә тота. Ел башыннан республика юлларында балалар катнашында 520 һәлакәт теркәлгән, аларда 15 баланың гомере өзелгән. Тукай районында шундый 14 һәлакәт булган, 18 бала имгәнүләр алган. Балаларны автомобильдә йөртү аерата хәвеф тудыра. Гомере өзелгән 15 баланың 11е нәкъ менә пассажирлар булган. 
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре чара кысаларында мәктәпләргә, автотранспорт предприятиеләренә чыгачак, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрәчәк, җәяүле балаларны күзәтүгә алачак. Кагыйдә бозу турындагы мәгълүмат мәгариф учреждениеләренә җибәреләчәк. Профилактик чара 8 январьга кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев