Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре 80 елдан соң китап булып дөнья күрде
җәмгыять

Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре 80 елдан соң китап булып дөнья күрде

Районыбызның Иске Дөреш һәм Күзкәй авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннары — Хәниф Усманов һәм Зәкиҗан Вәҗиев абыйларның истәлегенә багышланган дулкынландыргыч тантаналар узды. Очрашулар барышында каһарманнарыбызның утлы елларда данлы һәм авыр сугыш юлларында язылып, гаиләләре тарафыннан 80 елдан артык күз карасыдай сакланган фронт шигырьләре тупланган яңа китаплар ветераннарның балаларына һәм туганнарына тапшырылды.

Күз нурыдай сакланган истәлекләр

Иске Дөреш мәдәният йортында узган тантанада Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый Усмановның «Фронтовик шагыйрьләр» дип исемләнгән китабы аның кызы Фәридә Сәгыйдуллинага тапшырылды. Кичә дәвамында Хәниф абыйның шигырьләре укылды, катнашучылар аның сугышчан юлы, медальләре һәм калдырган кулъязмаларыннан оештырылган махсус күргәзмә белән таныштылар.

Фәридә апа үз чыгышында исә әтисенең шигырь дәфтәрләре бүгенге көнгә кадәр ничек саклануы хакында сөйләде. Йөрәк каны белән язылган бу юлларның 80 елдан соң китап булып басылып чыгуы ветеранның биш баласы, оныклары һәм барлык авылдашлары өчен чиксез шатлык һәм олы горурлык булды.

Икеләтә бәйрәм: ветеранның туган көнендә якты истәлек

Шундый ук изге һәм тирән мәгънәле чара Күзкәй авылы җирлегендә дә дәвам итте. Биредә сугыш чоры авырлыкларын чагылдырган «Фронтовик шагыйрьләр» исемле китапны тантаналы тапшыру чарасы үтте. Җыентыкка Күзкәй авылы ветераны Зәкиҗан Вәҗиевның да иҗат җимешләре кертелгән. Кадерле бүләкне ветеранның кызы Кәүсәрия Хафизовага районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева тапшырды. Тантанада шулай ук авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев һәм ветераннар советы җитәкчесе Илгизә Өлфәт кызы катнашып, утлы еллар шагыйре турында үзләренең иң җылы һәм якты фикерләре белән уртаклаштылар.

Ветераннарыбызның сугыш кырларында туган шигырьләре — буыннарны бәйләүче тере тарих. Бу китаплар хәзер киләчәк буыннар өчен олы тәрбия һәм хәтер хәзинәсе булып сакланачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев