Яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда балаларның юл иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар көчәйтелә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкын юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балалар иминлегенә аеруча игътибарлы булырга чакырды.
Республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы уза. Аның кысаларында инспекторлар балаларны автомобильдә йөртү таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләрен үтәвенә игътибар итәчәк.
Моннан тыш, автоинспекторлар мәктәп укучылары белән профилактик очрашулар үткәрәчәк, ата-аналар җыелышларында һәм укытучылар белән очрашуларда катнашачак.
Сәмигуллин машина йөртүчеләргә мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре янында, ишегалларында, торак зоналарында һәм балалар күпләп йөри торган урыннарда аеруча сак булырга киңәш итте. Мондый участокларда тизлекне киметергә, җәяүлеләр кичүләре, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм ишегалларыннан чыгу урыннары янында юлдагы хәлне игътибар белән күзәтергә кирәк.
«Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, нәтиҗәле һәм, иң мөһиме, имин булсын!» — дип билгеләп үтте Айрат Сәмигуллин.
Фото-скриншот: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев