Үрнәк гомер юлы үткән, соклангыч сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек символы булган Мөнзия Хәсән кызы Шиябиева үзенең 95 яшьлек олы юбилеен бәйрәм итте. Бүгенге көндә Биклән авылында балаларының җылы тәрбиясендә һәм кадер-хөрмәтендә яшәүче ветеранны бу истәлекле көне белән котларга бөтен район халкы кушылды.
Шушы көннәрдә Мөнзия ханымның туган йортында зур бәйрәм рухы хакимлек итте. Юбилярны котларга район халкы исеменнән Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева килде. Ул олуг ветеранга изге теләкләрен җиткерде, кадерле бүләкләр тапшырды һәм аның озак еллар кылган хезмәтләре, киләчәк буыннарга үрнәк булырлык тормыш юлы өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Фото: Фәйрүзә Вәҗиевадан
Нет комментариев