Яңа поселогында гофрлы кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнделәр
җәмгыять

Яңа поселогында гофрлы кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнделәр

Шушы көннәрдә Яңа поселогында өлкәннәр һәм яшьләр өчен гофрлы кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча иҗади мастер-класс оештырылды.

Саф һавада узган әлеге чараны Бәтке авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галина Лысанова һәм Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар советы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева оештырды. 

Мастер-класста катнашучылар гади гофрланган кәгазь кисәкләренең күз алдында нәфис чәчәкләргә һәм декоратив композицияләргә әйләнүен күрә алдылар. Программа кысаларында алар кәгазьне гофрлау, таҗ яфракларын бөкләү, букетлар җыю, төсләрне туры китерү һәм форма белән эшләү техникасын үзләштерделәр.

Катнашучылар төсләр һәм текстураларны кушуның яңа ысулларын белделәр, ирекле импровизациядән илһам алдылар һәм мондый экспериментларны өйдә дә дәвам итәргә теләк белдерделәр.

Фото/ Фәйрүзә Вәҗиева.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев