Куады өлкәннәре скандинавча йөри
җәмгыять

Куады өлкәннәре скандинавча йөри

Куады авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәр таңны спорттан башлый: алар скандинавча йөрү белән актив шөгыльләнәләр. Бу шөгыль өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытып кына калмыйча, үзара аралашу һәм яңа маршрутлар ачу өчен менә дигән чара да булды.

Дөньяда һәм илебездә әлеге йөрү төре күптән инде экзотика булудан туктады, бүген ул — өлкән буын өчен иң файдалы спорт чараларының берсе. Скандинавча йөрүнең файдасын табиблар да раслый: монда авырлык бөтен гәүдәгә тигез бүленә, мускулларның 90 проценты җәлеп ителә, йөрәк һәм үпкә эше яхшыра, кан басымы төшә. Куады әбиләре өчен әлеге йөрү бергә җыелып яңалыклар бүлешү, елмаеп яңа сукмаклар яулау да!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев