Тукай муниципаль районында Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлының 11+040 чакрымында урнашкан юлүткәргечне капиталь ремонтлау башлана. Шуңа бәйле рәвештә, юлның әлеге участогында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча үзгәрешләр кертелә.
Ремонт эшләре 2026 елның 4 сентябрендә башланып, 2027 елның 25 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрәкәт аеруча Чаллы — Зәй — Әлмәт һәм Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама юллары киселешендә кыенлашырга мөмкин. Юлны тулысынча япмау өчен, транспорт агымы ике якка да бер полоса буенча оештырылачак. Хәрәкәт иминлеген светофорлар һәм махсус юл билгеләре тәэмин итәчәк. Алар расланган схема нигезендә урнаштырылачак.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы автомобиль йөртүчеләргә сәфәрләрен планлаштырганда әлеге үзгәрешләрне исәпкә алырга һәм юл билгеләре белән светофорлар таләпләрен төгәл үтәргә киңәш итә.
Фото/ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Нет комментариев