Россиядә игезәк һәм аннан да күбрәк бала көткән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие 2027 елда 200 мең сумнан артырга мөмкин. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
2026 елда күпбалалы йөклелек очрагында пособие күләме якынча 172,8 мең сум тәшкил итә. Түләү күләме минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләменә бәйле, шуңа күрә ул үзгәрергә мөмкин.
Белгеч фаразлавынча, 2027 елда минималь пособие:
- бер бала көткәндә — 145–150 мең сум;
- катлаулы йөклелек вакытында — 162–167,7 мең сум;
- игезәкләр яки аннан да күбрәк бала көткәндә — 208,6 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Балынин сүзләренчә, 2025 елда МРОТ 22 440 сумга кадәр арткан, 2026 елда ул 27 093 сум тәшкил итә. Әгәр 2027 елда да үсеш шушы темпларда дәвам итсә, МРОТ 31 596–32 712 сумга җитәргә мөмкин.
Шуңа күрә йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие күләме дә МРОТ үсешенә турыдан-туры бәйле булачак.
Нет комментариев