Кышка алма пюресы: балалар да яратып ашый торган тәмле ризык
Табын яме

Кышка алма пюресы: балалар да яратып ашый торган тәмле ризык

Өйдә әзерләнгән алма пюресы — кышка алма тәмен саклап калуның яхшы ысулы. Аны боткага, коймак һәм сырникларга өстәргә, камыр ризыкларына салырга яки хуш исле десерт итеп ашарга мөмкин.

Пюре өчен өлгергән, әчкелтеп алмалар сайлау яхшы.
Пюре өчен өлгергән, әчкелтеп алмалар сайлау яхшы.

Кирәкле ингредиентлар:

  • өлгергән алма;
  • аз гына су;
  • шикәр — тәменчә.

Алма пюресын ничек әзерләргә?

Пюре өчен өлгергән, әчкелтеп алмалар сайлау яхшы. Башта аларны яхшылап юып, үзәген һәм төшләрен алыгыз. Теләсәгез, кабыгын да әрчергә мөмкин. Аннары алмаларны зур булмаган кисәкләргә бүлегез.

Алма кисәкләрен калын төпле кәстрүлгә салыгыз, аз гына су өстәгез һәм уртача утка куегыз. Су кайнап чыккач, утны киметеп, капкачын ябыгыз. Алмаларны вакыт-вакыт болгатып, 20–30 минут пешерегез. Алар тулысынча йомшарырга тиеш.

Йомшарган алмаларны бераз суытыгыз һәм блендер белән бертөрле масса булганчы ваклагыз. Блендер булмаса, алмаларны иләк аша үткәрергә мөмкин. Пюрега тәменчә шикәр кушыгыз һәм яңадан сүрән утка куегыз. Кайнап чыкканчы, даими болгатып, тагын 2–3 минут пешерегез.

Кайнар пюрене стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз һәм капкачларын ныклап ябыгыз. Банкаларны капкачлары белән аска каратып куеп, сөлге яки юрган белән төрегез. Тулысынча суынганчы шулай калдырыгыз.

Ничек сакларга?

Алма пюресын салкын, коры һәм караңгы урында, 0дән +15 градуска кадәрге температурада сакларга киңәш ителә.

Банка ачылганнан соң пюрене суыткычта тотыгыз һәм 5–7 көн эчендә кулланып бетерегез.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев