«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен җыю башланды
Авыл хуҗалыгы

«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен җыю башланды

Район башлыгы Камил Нәҗмиев «Кама» агрофирмасы басуларында булды, биредә шикәр чөгендерен җыю эшләре җәелдерелгән. Планлаштырылган 3564 гектарның 197 гектары урылган инде, ә тамыразыкларның шикәрлелеге 16% тәшкил итә — бу чор өчен бик тә яхшы күрсәткеч.

Көзге кыр эшләре темпын арттыру өчен хуҗалыкка күрше төбәктән өстәмә техника җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта басуларда 4 үзйөрешле комбайн эшли, уңыш дәрәҗәсе гектарыннан 500 центнер көтелә. Җыюны оптималь срокларда төгәлләү өчен Ульяновск өлкәсеннән өстәмә тагын 4 комбайн җәлеп ителгән, алар бүген үк эшкә керешәчәк.

Фото: район мәгълүмат үзәге

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев