«НАДЮЖНЫЙ» КУЛЛАРГА ЭЛӘККӘН
Әдәби хәзинә

«НАДЮЖНЫЙ» КУЛЛАРГА ЭЛӘККӘН

Ык елгасының әле яңа боздан арчылып, киңәеп күтәрелгән чагы. Чебенленең бөтен балыкчылары олы ятьмә белән балык тота. Араларында 70 яшьлек Гыйлажи карт та бар.

Барысы да җыйнак кына җиңел көймәләрдә. Ятьмәне төрле яклап эләктереп алалар да, җайлап кына яр кырыена сөзеп китерәләр. Шактый гына балык керә ятьмәгә. Инде сөенеп кайтырга җыенганда гына Гыйлажи картның көймәсе әйләнеп каплана. Бичара карт боздай салкын суга барып төшә. Көймә кырые дә ябышырлык түгел: шоп-шома итеп сумалаланган. Бер бата, бер калка Гыйлажи абзый, үзе һичтуктамый кычкыра:

— Алыгыз, тизрәк алыгыз!

Картның бәхетсезлегенә каршы, янәшәсенә сугыштан контуженный кайткан Әхтәм абзый туры килә. Багорын озак кына төбәп торганнан соң, ниһаять, Гыйлажи картның бишмәтеннән эләктерә бу. Тик, нишләптер, алырга ашыкмый. Көймәсе тирәли әйләндереп йөртә. Үзе суда тыпырчынган картны тынычландыра:

— Тукта, абзый, ашыкма... «Надюжный» кулларга эләктең...

Ә су кулырып алырлык салкын! Өшеп, зәңгәрләнеп беткән Гыйлажи карт хырылдап диярлек:

— А-а-ал инде, а-а-ал! — дип ялвара.

Башка балыкчылар бергә җыелып коткарганчы әнә шулай язгы суда шактый гына чайкап йөртә аны Әхтәм абзый. Ә халык теленә әлеге вакыйга мәзәк булып кереп кала. Җай чыккан саен: «Тукта әле, апай, ашыкма, «надюжный» кулларга эләктең», — дип әйтергә яраталар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев