Биклән авылында яшәүче ветеран олуг юбилеен каршылады
Үрнәк гомер юлы үткән, соклангыч сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек символы булган Мөнзия Хәсән кызы Шиябиева үзенең 95 яшьлек олы юбилеен бәйрәм итте. Бүгенге көндә Биклән авылында балаларының җылы тәрбиясендә һәм кадер-хөрмәтендә яшәүче ветеранны бу истәлекле көне белән котларга бөтен район халкы кушылды.