Татарстан Республикасы көне уңаеннан Теләнче-Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында җылы һәм күңелле бәйрәм концерты оештырылды. Әлеге искиткеч чара Теләнче-Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле программа белән үтте.
Кичәдә тамашачылар өчен Ташкичүдән килгән Әлфия Галимова һәм Бәткедән Марина Орлова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмнең аеруча истә калырлык мизгеле булып Теләнче-Тамак авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Азатнур Галимҗановичның гармунда уйнавы тамашачылар күңелен яулады.
Өлкәннәр һәм мохтаҗлар өчен оештырылган бу очрашу бик эчтәлекле, үзенчәлекле һәм җылы мохиттә узды. Бу хакта район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева хәбәр итә.
Фото: Фәйрүзә Вәҗиевадан
Нет комментариев