Авылыбызда Республика көнен бик күңелле һәм югары дәрәҗәдә билгеләп үттек. Бу бәйрәм кичәсе һәркемнең күңелендә якты истәлекләр калдырды.
Чара кысаларында китапханәчебез Энҗе Галиәхмәтова бик кызыклы мастер-класс оештырды. Бәйрәмебездә җирле артистларыбыз — Гөлназ, Әлмирә, Фәнзия үзләренең иң матур җырларын башкардылар, ә Елена гүзәл шәрыкъ биюен бүләк итте.
Кичәне исә танылган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзрахманов бик эчтәлекле һәм җанлы итеп алып барды. Бәйрәмгә килгән нәни кунакларыбыз да үзенчәлекле итеп әзерләнеп килгән: балалар төрле милләт вәкилләренең милли киемнәреннән килделәр, бу исә чарага аеруча ямь өстәде.
Барчагызга да исәнлек-саулык, ил-көннәребездә тынычлык телибез. Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, ир-егетләребез исән-сау өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар! Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсәрә Сәхибҗанова.
Нет комментариев