Россиядә 1,5 миллион бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк
Мәгариф

Россиядә 1,5 миллион бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк

Яңа уку елында 38 меңнән артык мәктәп 17,5 миллион укучыны кабул итәчәк. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

«Мәгариф системасы даими рәвештә камилләшә, аның өчен җәйге яллар юк. Белем көнендә 38 мең мәктәп үз ишекләрен ачачак, шуларның 17се нульдән төзелгән. Беренче сыйныфка баручы балаларны да исәпкә алып, парталар артына 17,5 миллион укучы утырачак», — диде министр.

Аның сүзләренчә, яңа уку елында ил күләмендә 1,5 миллионга якын бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. «Алар өчен бу адымның ышанычлы һәм уңайлы булуы өчен шартлар тудыру безнең өчен аеруча мөһим», — дип билгеләп үтте Кравцов.

Министр шулай ук укучыларның яңартылган белем бирү программалары буенча шөгыльләнәчәген әйтте. Әлеге программалар илдә бердәм мәгариф киңлеген үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев