Татарстанда МРОТ күләме 28 мең сумнан артты
җәмгыять

Татарстанда МРОТ күләме 28 мең сумнан артты

2026 ел башыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме үзгәрде. 1 гыйнвардан МРОТ 27 093 сум тәшкил итә. Татарстандагы дәүләт һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренә дә әлеге федераль күрсәткеч кулланыла.

Татарстанда 2026 елда МРОТ күләме күпме?

Республиканың бюджеттан тыш секторында эшләүчеләр өчен исә минималь хезмәт хакы югарырак — 28 160 сум. Бу сумма Татарстанда хезмәткә түләү буенча төбәк килешүе нигезендә билгеләнгән.

МРОТ кем өчен мөһим?

Минималь хезмәт хакы — хезмәткәр айлык эш вакытын тулысынча үтәгәндә алырга тиешле хезмәт хакының закон белән билгеләнгән иң түбән чиге. Ягъни тулы эш аен эшләгән кешенең хезмәт хакы билгеләнгән МРОТтан ким булырга тиеш түгел.

Бу күрсәткеч хезмәт хакына гына кагылмый. МРОТ күләме үзгәрү кайбер түләүләрне һәм социаль гарантияләрне исәпләгәндә дә әһәмиятле. Мәсәлән, ул вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу белән бәйле түләүләрне билгеләгәндә исәпкә алынырга мөмкин.

Шуңа күрә минималь хезмәт хакының ел саен яңадан каралуы хезмәткәрләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә мөһим. Беренчеләре өчен МРОТ хезмәт хакының законлы минималь дәрәҗәсен гарантияли, ә эш бирүчеләр өчен хезмәткә түләү чыгымнарына йогынты ясый.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев