Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары үпкәсе хроник ялкынсынудан зыян күргән кызга уңышлы операция ясаган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКС каналында хәбәр итә.
Хастаханәнең 2нче хирургия бүлегенә моңа кадәр берничә тапкыр пневмония кичергән кызны китерәләр. Җентекле тикшерүләрдән соң табиблар ялкынсынуның кабатланып торуына уң үпкәдәге кистаның сәбәп булуын ачыклый.
Кечкенә пациентка патологик кисталарны бетерү буенча катлаулы операция ясала. Пневмониянең яңадан кабатлануын булдырмас өчен, хирурглар уң үпкәнең өске өлешенә илтүче бронхны махсус рәвештә ябалар. Моннан тыш, кабат ялкынсыну очракларын кисәтү максатыннан, бронхка абтурация процедурасы үткәрелә. Операция уңышлы уза. Баланың хәле яхшыргач, табиблар аны өйгә чыгара.
Нет комментариев