Татарстанда 31 августта яңгыр һәм кырау көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 31 августта яңгыр һәм кырау көтелә

Бүген, 31 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булмый, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, көндез урыны белән аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0дән +5 градуска кадәр булачак, көнбатыш районнарда урыны белән +10 градуска кадәр җылытачак. Аерым районнарда һавада һәм туфракта −1 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана. Көндез һава +17…+22 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев