Яңалыклар

2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн булачак

2027 ел россиялеләр өчен озын Яңа ел яллары белән башланачак.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бәйрәм яллары 31 декабрьдә башланып, 10 гыйнварда гына тәмамланачак. Шулай итеп, эшкә чыгуны 11 көн көтәргә туры киләчәк. Бу мәгълүматны РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров җиткергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Гомумән алганда, киләсе елда Россиядә 247 эш көне һәм 118 ял көне булачак. Татарстан халкы өчен яллар саны республикада билгеләнгән өстәмә бәйрәм көннәре исәбенә күбрәк булырга мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев