Татарстан Республикасы көнендә Тукай районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы, 51нче партиясен озату тантанасы узды. Әлеге чара республика һәм район җитәкчелеген, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм Тукай районының йөзләгән битараф булмаган кешесен берләштерде.
Әлеге әһәмиятле чарада Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Рәис аппаратыннан район кураторы һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты. Алар район активлары һәм ветераннар белән бергә бөтен муниципалитет көче белән җыелган йөк колоннасын озын юлга озаттылар.
Җиңүне тылда һәм алгы сызыкта яулыйлар
Район башлыгы Камил Нәҗмиев үзенең якташларына мөрәҗәгатендә бердәмлекләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.
«Йөкнең 51нче партиясен нәкъ менә Республика көнендә озатуыбыз зур мәгънәгә ия. Бу икеләтә, хәтта өчләтә дәрәҗәле эш: егетләребезгә техник ярдәм генә түгел, җан җылыбызны да юллыйбыз. Шуның белән бердәм булуыбызны раслыйбыз — ә бердәм булганда, без җиңелмәс. Бүген без ветераннарыбызга һәм алгы сызыкта илебезне, киләчәк буыннарны саклаучы егетләргә рәхмәтле, аларның тырышлыгы, яу кырларында батырларча көрәшүе бәрабәренә тыныч күк йөзе астында яшибез. Мин барлык Тукай халкына — предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, бизнес вәкилләренә һәм гади район халкына рәхмәтемне белдерәм», — диде Камил Римович.
Район башлыгы шулай ук чарада катнашучыларга хис-тойгылы бер тарих та сөйләп китте. Бәйрәм иртәсендә ул 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветеранында кунакта булган. Хөрмәтле фронтовик, олы яшенә карамастан, илдәге вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп бара икән. Ул бүгенге хәрбиләргә үзенең мөһим сүзләрен җиткерүне сораган: хәзер илгә кыен, ләкин без теге вакытта да җиңдек, бүген дә, һичшиксез, җиңәчәкбез.
Фронтка ярдәм бөтен район халкын берләштерде
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов җыелган халыкка республика җитәкчелеге һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде:
«Бүген Татарстан — илебездә алдынгы, лидер төбәк, һәм бу, һичшиксез, кешеләрнең иң зур казанышы. Бүген бу мәйданда, илебезне яклаучыларга ярдәм итү кебек изге миссия тирәсендә республикабызның һәм илебезнең чын патриотлары җыелган. Сезгә көндәлек хезмәтегез өчен чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм.
Укытучылар, предприятие җитәкчеләре һәм эшчеләре, мәдәният, социаль өлкә һәм җитештерү оешмалары вәкилләре, кулларына байраклар тоткан яшьләр — юнармиячеләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндәге балалар, сезнең ата-аналарыгыз — барыгыз да олы рәхмәткә лаек. Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары — без үрнәк ала торган лаеклы шәхесләр. Нәкъ менә сез һәм алар бүгенге җиңүне яулыйсыз: кемдер тылда, ә кемдер алгы сызыкта», — дип ассызыклады ул.
Дәүләт дәрәҗәсеннән алып һәр кешегә кадәр
Бүгенге көндә бар җирдән фронтка ярдәм күрсәтелә: Россия Федерациясе Президентыннан, Республика Рәисеннән һәм Татарстан Хөкүмәтеннән башлап Тукай районының һәрбер кешесенә кадәр бу изге эшкә үз өлешен кертә.
Конвой составындагы тартмаларда һәм автомобильләрдә алгы сызык өчен иң кирәкле әйберләр — техник чаралардан алып шәхси кирәк-яракларга кадәр бар. Бу ярдәмнең һәр килограммы артында туган йорт җылысы, якыннарыбызның догалары һәм җиңүгә булган ышаныч тора. Район халкының исә теләге бер: барлык хәрбиләр дә үз гаиләләренә исән-сау, сәламәт һәм җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.
Гөлия Ибатуллина фотолары
Нет комментариев