ЕФС-1 хисабын тапшыру тәртибе яки вакыты бозылган очракта, эш бирүчеләргә финанс санкцияләре каралган. Әмма штрафны 10 календарь көн эчендә түләгәндә, аның күләмен 50 процентка киметергә мөмкин.
Ташлама 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17нче статьясында каралган финанс санкцияләренең барлык төрләренә дә кагыла. Срок узган очракта штраф тулы күләмдә түләнә. Карарга судта шикаять бирелсә дә, ташлама кулланылмый.
Эш бирүче хисаптагы хатаны үзе ачыклап, СФР белгечләре тикшерү башлаганчы төзәтелгән мәгълүматны җибәрсә, штраф салынмый. Ә фондтан хатаны төзәтү турында хәбәр килгән очракта, моның өчен 5 эш көне бирелә.
«Карар чыгарылган булса, түләүне сузмаска киңәш итәбез. 50 процентлы ташлама финанс йөкләнешен киметергә ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми ресурсларында алырга мөмкин. Консультация өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Шалтырату бушлай, линия тәүлек әйләнәсе эшли.
Нет комментариев