Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Каникулда игътибар артачак

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында район ЮХИДИ инспекторлары балаларның юл куркынычсызлыгын саклауга игътибарны тагын да көчәйтәчәкләр.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә шушы вакытта арта. Балигъ булмаганнарның игътибарсызлыгы аркасында аварияләр шактый теркәлә. Быел ел башыннан республика буенча шундый 120 очрак булган. Аларда 3 баланың гомере өзелгән, 119ы имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу җәһәттән җәяүле балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәкләр. Шулай ук ял көннәрендә велосипедта йөрүчеләр арта, механик транспорт чарасында юлга чыгучылар очрый. Андыйларга да игътибар көчәячәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклауга ЮИД отрядлары, әти-әниләр патрульләре җәлеп ителәчәк. Әлбәттә инде, юлда йөргәндә балаларның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Бу таләпнең үтәлүе дә мәҗбүри. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев