30 октябрь 2019 яңалыклары
-
Каникулда игътибар артачак
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында район ЮХИДИ инспекторлары балаларның юл куркынычсызлыгын саклауга игътибарны тагын да көчәйтәчәкләр.
-
Депутат тыңлады
ТР Дәүләт Советы депутаты – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов шәхси сораулар буенча тукайлыларны кабул итте.
-
Алдарга маташканнар...
Узган атнада район Эчке эшләр бүлегендә хокук бозуның биш очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Дежур частька 216 шалтырату кабул ителгән. Әлеге саннар хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
Суы бар, юлы да булырмы?
Редакциянең Instagram челтәрендәге төркеменә Малтабар авылында яшәүче Нәсимә Гобәйдуллинадан хәбәр килде: «Ике ел элек Тынычлык урамына ком-таш түшәделәр, аңа сөенеп бетә алмадык. Әмма бүген бу юлны актарып, казып ташладылар – авылда су торбаларын алмаштыралар. Безгә сазлы юлдан йөрергә калды. Су кертергә кирәк анысы, әмма юлларны бозу кирәкме?» – дип сорый ханым.
-
Сабурская тыңлый
ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мэрхэмэт – Милосердие» берләшмәсе белән берлектә 31 октябрь көнне «кайнар линия» үткәрә.
-
Ура, каникуллар!
30 октябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Яллар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Географик диктант яздык
27 октябрь көнне тукайлылар «Географик диктант» яздылар. Акция Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үтә.
-
Кыр эшләре дәвам итә
Бүгенгә шикәр чөгендере 2,7 мең гектарда казып алынган. Барлыгы 127065 тонна тамыразык Зәй шикәр заводына җибәрелгән.