Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суы бар, юлы да булырмы?

Редакциянең Instagram челтәрендәге төркеменә Малтабар авылында яшәүче Нәсимә Гобәйдуллинадан хәбәр килде: «Ике ел элек Тынычлык урамына ком-таш түшәделәр, аңа сөенеп бетә алмадык. Әмма бүген бу юлны актарып, казып ташладылар – авылда су торбаларын алмаштыралар. Безгә сазлы юлдан йөрергә калды. Су кертергә кирәк анысы, әмма юлларны бозу кирәкме?» – дип сорый ханым.

Бу сорауга ачыклык кертер өчен без Малтабар авылына юл тоттык. Авылга керү белән шундый күренеш күзгә ташланды: юл кырыйлары чыннан да казылган булган. Күптән түгел су торбаларын күмеп чыкканнар.
Сигезенче дистәсен ваклаучы Зәйтүнә Гыйльметдинова, безнең белән сөйләшү барышында, ниһаять, чиста су кулланачакбыз, дип сөенечен җиткерде. Үземне белгәннән бирле юньле су эчкәнебез юк, диде ул.
– Колонкадагы су юшкыны чәйнеккә ябыша, чиләк, ләгән төпләренә утыра. Торбаларны яңарту күптәннән кирәк иде. Эшчеләрне дә көтеп алдык. Рәхмәт аларга – сыйфатлы һәм тиз эшләделәр. Үзләре казыдылар, үзләре күмделәр. Яз җиткәч, чирәм чыкса, урыны да калмас әле, – диде ул. 
Малтабар авылында су торбалары 1975 елда сузылган булган. Ярты гасырга якын вакыт эчендә алар тузган, күгәргән. Авыл халкы суның сыйфатыннан канәгать булмаган.
Узган ел авыл җирлеге башкарма комитеты инициативасы буенча Калмия, Малтабар, Кырныш авылларында эчә торган суның сыйфаты тикшерелгән, пробалар алынган. Экспертлар Малтабар авылындагы суның санитар нормаларга туры килмәвен белдергән. 2019 елда «Чиста су» республика программасына кереп, Малтабар авылында яңа су торбалары сузылган, су башнясы куелган. 
Вәсилә Сафина да су торбаларын яңартуга сөенеп бетә алмый. Вакытлыча авырлыкларга түзәргә була – сыйфатлы су гына килсен, ди ул.
– Урам буенча юлларны казыдылар инде. Тик аннан әллә ни зыян юк. Көз яңгырлы булгач, эшчеләргә дә ансат түгел бит. Безгә әзрәк сабыр булырга кирәк, – ди ул. 
Редакциягә хат юллаган Нәсимә Гобәйдуллина белән дә очраштык. Аның йорты тар урында урнашкан. Шуңа күрә казылган урында сазлык хасил булган.
– Шушы көннәрдә генә сөт, чүп машиналары батып ятты. Мин үзем дә эшкә скутер белән йөрим – җәфа чигәм. Ул юлны болай калдырмасыннар, ком-таш булса да түшәсеннәр иде, – ди ул. 
Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов бу хәлгә карата үз фикере белән уртаклашты.
– Билгеле, җир казымыйча гына су торбаларын урнаштырып булмый. Юлны бозмыйм дип кенә без малтабарлылар өчен «сакаллы» проблемага күз йома алмадык. Аллага шөкер, су мәсьәләсен хәл иттек. Чиратта – юллар проблемасы. Моны хәл итү өчен иң җиңел ысул – үзара салым җыю программасында катнашу. Быел бу хакта сөйләшү 7 ноябрь көнне узачак. Анда халык белән бергәләп үзебезне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев