Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдарга маташканнар...

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегендә хокук бозуның биш очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Дежур частька 216 шалтырату кабул ителгән. Әлеге саннар хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. 

Октябрь-Бүләк авылы янындагы басудан дүрт сарыкны урлап киткәннәр. Бүгенге көндә каракларны эзләү эше бара.
«Возрождение» бакчачылык ширкәтендәге йорттан милек урлап чыкканнар. Бәхеткә, угры табылган, милек хуҗасына кайтарылган.
Круглое Поледа яшәүче ир-атны мошенниклар алдарга маташкан – аңа «Девон-Кредит» банкыннан дип шалтыратып, карта номерын белергә теләгәннәр. Ләкин җинаятьчеләр мәкерле уйларын тормышка ашыра алмаганнар, ир-ат алар белән әңгәмә корасы урынга, полиция хезмәткәрләренә чыккан. Әлеге ир-ат хокук сакчыларының даими кисәтүләренә колак салмый калмагандыр, мөгаен. Сүз уңаеннан, участок вәкаләтлеләре халыкны мошенниклардан саклау максатыннан өйләргә дә йөриләр. Бу атнада алар 349 йортта булганнар. Ә ел башыннан барысы 8753 өйгә кереп, хуҗаларны алдакчылардан саклану чаралары белән таныштырганнар.
Яр Чаллы – Водозабор юлында ЮХИДИ инспекторлары ясалма машина йөртү таныклыгы белән йөрүче хатын-кызны тоткарлаганнар.
Иске Җирекледә яшәүче ир-ат исерек килеш үзенең үги улына үтерү белән янаган. Әлеге кырын эш көнкүрештәге конфликт аркасында килеп чыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев